Татарстанда коронавирус авыруы аркасында гыйбадәтханәләргә йөрүгә рәсми тыю кертелде

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Чикләү чарасы санитар-эпидемиологик хәлне яхшыртуга кадәр гамәлдә булачак.

(Казан, 14 апрель). Татарстанда коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, дин тотучыларның гыйбадәтханәләргә йөрүләрен тыю кертелде. Республика Министрлар Кабинетының тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады, документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.

14 апрельдән һәм Татарстан территориясендә санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы, «гражданнар тарафыннан гыйбадәтханәләргә, гыйбадәт

биналары һәм корылмалары урнашкан җир кишәрлекләренә керү, шулай ук әлеге объектларда һәм территорияләрдә уздырылган дини йолаларда һәм тантаналарда катнашу тыела.”

Тыю дин әһелләренә һәм аларның катнашулары гыйбадәтханәләрнең эшләвен тәэмин итү өчен зарур булган затларга кагылмый.

https://www.tatar-inform.ru/news/religion/14-04-2020/v-tatarstane-vveli-ofitsialnyy-zapret-na-poseschenie-hramov-iz-za-covid-1

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International