Иске Урыссу мәктәбе районны чәчәкләргә күмәчәк

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Гомумән, язны һәм, әлбәттә, чәчәкләрне яратмаган кеше юктыр.

Иске Урыссу мәктәбе укытучылары һәм укучылары агымдагы елда районны төзекләндерү эшләрен уздыру өчен мәктәп теплицасында чәчәк үсентеләре үстерәләр. 

Ямьле җәй аенда районга керү юлларында безнең күзләрне камаштырып, ямь өстәүче чәчәкләр һәркемнең күңеленә шатлык өстәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International