Ютазы районында чәчү кампаниясе башланды

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Акбаш авыл җирлегендә урнашкан «Гайнетдинов» крестьян-фермер хуҗалыгы арпа чәчә башлады.

- Язын проблемаларның берсе - дым саклау. Безнең хуҗалыктагы басуларның күбесенең калкулыкта урнашуын исәпкә алсаң, туфракта дым тиз югала. Шуңа күрә без чәчүгә иртәрәк чыктык. Өстәвенә, синоптиклар яңгырлар да вәгъдә итә. Хәерле сәгатьтә, - дип теләде хуҗалык башлыгы Радик Гайнетдинов.

Фермер бер мең гектар җирдә игенчелек белән шөгыльләнә. Шуның 300 гектары көзге бодай өчен билгеләнгән. Ашлама керткәннәр. Бүген яшел басуларга карап күңел сөенә.

Радик Хәйдәрович сабан культуралары өчен дә җитәрлек күләмдә минераль ашламалар туплаган. Сүз уңаеннан, ул безнең районда минераль ашламалар сатып алуга республикадан матди ярдәм алуга дәгъва кылучы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең берсе булды - фермер 600 мең сумнан артык субсидия алырга өлгергән.

Чыннан да, арпа чәчү башланган басу янындагы КамАЗ машинасының кузовына ашлык төялсә, аның тагылмасында минераль ашлама иде. Хуҗалыкта чәчү комплекслы алып барыла: көздән сөрелгән җирләр тагын бер кат эшкәртелә, чәчү агрегаты артыннан шунда ук туфрак катоклау эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International