«#Өйдә утырабыз. Шулай кирәк»

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Урыссу балалары дистанцион шартларда җырлар өйрәнә.

Стоп-коронавирус яки Урыссуның 2 санлы балалар бакчасының өлкән-әзерлек төркемендә карантин һәм үз-үзеңне изоляцияләү шартларында балалар һәм ата-аналар белән эш дәвам итә.

Төркем балалары һәм ата-аналары белән социаль челтәр - ватсап аша дистанцион аралашу оештырылды. Музыка җитәкчесе Резеда Гәрәева бала мөстәкыйль рәвештә яки өлкәннәр ярдәме белән башкара ала торган биремнәр урнаштыра. Мәсәлән, музыкаль җитәкче һәм балалар текст һәм музыка ярдәмендә 9 Майга һәм чыгарылыш кичәсенә җырлар өйрәнә.

- Шунысы куанычлы, балалар һәм ата-аналар актив иҗади катнаша.

Ата-аналардан күп кенә уңай фикерләр килә, алар буенча без тәкъдим ителгән аралашу форматының аларны канәгатьләндерүен аңладык. Алар балаларның бакчаны, дусларын, тәрбиячеләрен сагына, дип язалар, - дип хәбәр итте Резеда Равил кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International