Хөрмәтле лицензиатлар!

2020 елның 17 апреле, җомга

2020 елның 6 апрелендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 3 апреленнән булган "2020 елда рөхсәтләрнең гамәлдә булуын озайту турында һәм рөхсәт эшчәнлеге мөнәсәбәтендә башка үзенчәлекләр турында " №440 карары үз көченә керде, аның 1 пункты нигезендә, Россия Федерациясе Хөкүмәте, гамәлдә булу вакыты 2020 елның 15 мартыннан 31 декабренә кадәр чыккан (гамәлдән чыккан) этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә эшчәнлекне гамәлгә ашыруга) сроклы лицензияләрнең гамәлдә булу вакытын 12 айга озайтырга карар кылды.

Югарыда күрсәтелгән чорда гамәлдә булу срогы чыккан лицензияләр 12 айга автомат рәвештә озайтылды.

Шуңа бәйле рәвештә, лицензиянең гамәлдә булу вакытын озайту турында гариза бирергә кирәк түгел.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтыннан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International