Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге хәбәр итә

2020 елның 17 апреле, җомга

РФ гражданины паспортын, чит ил паспортын рәсмиләштерүгә, яшәү яки тору урыны буенча РФ гражданнарын теркәүгә һәм исәптән төшерүгә гаризаны дистанцион рәвештә бирергә мөмкин.

Гариза Россия дәүләт хезмәтләре порталында теләсә кайсы уңайлы вакытта тутырыла һәм бер эш көне дәвамында карала. Тулы мәгълүматны миграция пунктында 2-74-52 телефоны буенча алырга мөмкин.

Эш режимы:

дүшәмбе, шимбә - 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр,,

сишәмбе - 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр,

чәршәмбе, җомга - 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр,

төшке аш -12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International