19 апрель - барлык православие дине тарафдарлары өчен зур һәм әһәмиятле бәйрәм - Якты Христос Якшәмбесе. Чын христиан өчен бу бәйрәм тормыш символы булып тора, дөньяда үзеңне яңача күрергә һәм тоярга, үз фикерләреңнең, гамәлләреңнең чисталыгын бәяләргә, бер-береңә карата мәрхәмәтлерәк, игелеклерәк булырга чакыра. Бу бәйрәм тынычлык, игелек һәм гаделлекнең мәңгелек кыйммәтләренә ышанычны ныгыта.
Якты Христос Якшәмбесе йортларыгызга шатлык, бәхет һәм мәхәббәт алып килсен! Сезгә бетмәс көч, сәламәтлек һәм барлык игелекле башлангычларыгызда уңышлар телим!