Чисталык – сәламәтлек нигезе

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Сәламәтлек нигезе буларак,чисталык турында шигарь астында, Ютазы үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре көн саен беркетелгән һәм якын-тирә территорияләрне, шулай ук су саклау зоналарын җыештыру буенча өмәләргә чыгалар, игълан ителгән пандемия шартларында барлык саклык чараларын үтәп, куаклар һәм агачлар утырталар, чәчәкләр утырту өчен туфрак әзерлиләр, агач һәм бордюраларны агарталар. Территорияләрне җыештыру актив бара, өмәдә катнашучылар үзләренең кече ватаннарында, гомуми йортларында бик теләп тәртип урнаштыралар. Территорияләрне чистарту буенча барлык чаралар игълан ителгән санитар-экологик ике айлык кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International