2020 елда Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы буынының шәхси хатирәсен саклау буенча «Үлемсез полк» акциясе онлайн узачак.

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Теләгән һәркем онлайн-акциягә кушыла ала #БессмертныйполкОнлайн #БессмертныйполкТатарстан хэштеглары белән пост бастырып, онлайн-акциягә кушыла ала. Форматлары: Фото һәм видео "Татарстанда Үлемсез полк Онлайн" акциясендә катнашу өчен кирәк: 1. Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары яки якыннары турында мәгълүмат һәм фото әзерләргә. 2. Бөек Ватан сугышында катнашкан туганының портретын кулланып фото яки видеоролик ясарга. 3. Текстны постка әзерләргә. Текст үз эченә алырга тиеш: * Бөек Ватан сугышында катнашучы белән бәйле шәхси мәгълүматны; • Бөек Ватан сугышында катнашучы турында кыскача мәгълүматны (исеме, фамилиясе, гаскәрләре яки эшчәнлеге, сугышта катнашу еллары), булган очракта, башка кызыклы мәгълүмат); • «Бессмертный полк в Татарстане Онлайн» акциясендә катнашу турында искәртү, #БессмертныйполкОнлайн #БессмертныйполкТатарстан хэштегларын куллану зарур. 4. Постны ВКонтакте, Одноклассники һәм Instagram социаль челтәрендә урнаштырырга. 5. Постны 15 апрельдән 5 майга кадәр урнаштыру мөһим.

 

Пост үрнәге:

Минем бабам, Иванов Иван Иванович, 555нче танк дивизиясендә хезмәт иткән. Бөек Ватан сугышы елларында алар Ватан өчен иптәшләре белән Курск дугасында көрәшкәннәр.

Кызганыч, хәзер ул исән түгел. Тик мин аның хикәяләрен, мәзәкләрен бик җылы искә алам. Мин, әлбәттә, беркайчан да аның батырлыгы, үз илен, якыннарын, туганнарын коткару өчен гомерен биргән кешеләрнең батырлыгы өчен чиксез рәхмәтемне тулысынча әйтеп бетерә алмам.

Быел без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез. «Үлемсез полк» акциясендә онлайн форматында катнаша һәм бабамның тарихын сөйли алуыма мин бик шат.

#БессмертныйполкОнлайн #БессмертныйполкТатарстан

Информация

 о проведении акции «Бессмертный полк Онлайн»

в           (наименование района)              

 

п/п

Название информационного ресурса

Ссылки на публикацию (соц.сети, мессенджеры, instagram, оф.сайты, газеты др.)

Примечание

 

 

 

 

 

 

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International