РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.6.1 статьясындагы 1 өлеше, гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычы булган территориядә яки гадәттән тыш хәл зонасында үз - үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү, административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 6.3 статьясындагы 2 өлешендә каралган очраклардан тыш, гражданнарга бер меңнән утыз мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга - ун меңнән илле мең сумга кадәр; юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларга - утыз меңнән илле мең сумга кадәр; юридик затларга - йөз меңнән өч йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга яки кисәтүгә китерә.
Шулай итеп, Татарстан Республикасы Ютазы районы суды тарафыннан 2020 елның 7 апреленнән 2020 елның 15 апреленә кадәр административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.6.1 статьясындагы 1 өлеше буенча 9 эш карап тикшерелгән. Әлеге эшләрне карау нәтиҗәсендә җәлеп ителгән затларга карата җәза билгеләү турында карар чыгарылган:
- кисәтү төрендә - 5 эш;
- штраф төрендә - 4 эш.