Билгеле булганча, Татарстанда үзизоляцияләү чорында смс-пропусклар системасы даими рәвештә яңартыла. Яңа максатлар барлыкка килә. Әмма смс-пропуск рәсмиләштерми һәм үз эшләребез буенча бара алган хәлләр исемлеге үзгәрешсез кала. Шулай итеп, ТР минцифры мәгълүматларына таянып covid19.tatarstan.ru сайтыннан сезгә нинди очракларда пропуск кирәк булмаячагы турында хәбәр итәбез:
Сезгә ашыгыч медицина ярдәме кирәккәндә.
Сезгә беренче чиратта кирәк булган товарлар сатып алу/хезмәтләр алу зарурлыгы очрагында , аларны башкару ТР Министрлар Кабинетының 234 нче карары нигезендә рөхсәт ителә.
Сезгә этләрне, башка хайваннарны тышка чыгарып йөртергә кирәк булганда. Моны(тору) яшәү урыннарыннан 100 метрдан артмаган ераклыкта эшләргә була.
Чүп-чарны якындагы контейнерларга кадәр чыгарырга кирәк булганда.
Сезгә эшкә барырга кирәк булганда. ТР Министрлар Кабинеты раслаган форма буенча эш бирүчедән белешмә алырга онытмагыз.
Сезгә йөк күчереп йөртергә яки озатырга кирәк булганда. Йөк җибәрүчедән ТР Министрлар Кабинеты раслаган форма буенча белешмә алыгыз.
Сез волонтер һәм мохтаҗларга дарулар, беренче нәүбәттә зарур булган азык-төлек һәм товарлар китерәсез. ТР Яшьләр эшләре министрлыгыннан белешмә кирәк.
Система эше турында күбрәк детальләр -Татарстанда үзизоляцияләү режимы турындагы югарыда аталган сайтта.