2020 елның 20 апрелендә 06-30 сәгатьтән 08-00 сәгатькә кадәр Азнакай-Ютазы-М5 автомобиль юлының 36 нчы чакрымында Ютазы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелгән. Автомобиль юлының әлеге участогы транспорт чараларының югары дәрәҗәдә хәрәкәт итүе белән характерлана, чөнки Азнакай районын һәм Башкортостан Республикасын тоташтыра. Рейдның максаты - юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларга юл куймау, эзләнүдә булган затларны ачыклау.
Үзизоляцияләү белән бәйле рәвештә, элек үткәрелгән рейдларның мәгълүматлары белән чагыштырганда, транспорт агымының шактый кимүен билгеләп үтәргә кирәк. 32 автомашина тикшерелгән, 4 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган. Ике машина йөртүче дәүләт номерлары пычранган (укылмый торган) транспорт чаралары белән идарә иткән, бер граждан үзе янында машина йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утырган, «онытучанлык» өчен штраф 500 сум тәшкил иткән. автомобиль хуҗаларының ОСАГО мәҗбүри иминиятләштерү полисы булмаган транспорт чарасы белән идарә итүче машина йөртүче ачыкланган.
Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар, әгәр йөртүченең исерек хәлдә, яки транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш идарә итүе шаһиты булсагыз, бу турыда мәгълүматны 2-66-02, 02 телефоны буенча Ютазы районы эчке эшләр бүлегенең кизү бүлегенә хәбәр итә аласыз.