Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәм – Җирле үзидарә көне белән котлыйм!
Бу көнне без район хакимиятләре, поселок, авыл җирлекләре, муниципаль предприятиеләр җитәкчеләрен, хезмәткәрләрен, район Советы депутатларын гына түгел, шулай ук гражданлык җәмгыяте вәкилләрен – безнең беренче ярдәмчеләребезне, инициативалы һәм битараф булмаган, җирле әһәмияттәге сорауларны хәл итүдән читтә калмаучы гражданнарны да котлыйбыз.
Сезгә иминлек, уңышлар һәм сәламәтлек телим!
Аяз Шафигуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе