Иске Каразирек авылында туган Әнисә Кәрипова 1930 елның 20 апрелендә табигатьнең кышкы йокыдан уянган иң ямьле фасылында гаиләдә бердәнбер бала булып дөньяга килә.
- Гаиләдә берүзем генә булуга карамастан, иркәләнеп үсмәдем. Кечкенәдән эштә булдым, әти-әнием һәркөн эштә булганлыктан бөтен эшкә үзем өйрәндем. Әти-әнием колхозда эштә булды, - дип искә ала якыннары турында юбилярыбыз.
Мәктәпне әле яңа гына тәмамлаган егет-кызларны җыеп, Пермь якларына урман кисәргә җибәрәләр. Алар арасында Әнисә дә була.
- Елый-елый киттек. Бер авылдан берничә таныш кеше булу гына сагыну хисен бераз җиңеләйтә иде. Эш авыр. Егетләр агачларны аудара торды, без кызлар аларны ботаклардан чистартып тордык. Иртә таңнан кичкә кадәр эшли идек, - дип яшьли зурайган елларын искә алды Әнисә апа Кәрипова.
Бүген Әнисә Кәрипова улы һәм килене хөрмәтендә яши. Килене белән кырык елдан артык дус-тату булып гомер кичерә алар. Бәхетнең сере – бер-береңне аңлап һәм яклап яшәүдә, - ди алар. Чыннан да, Әнисә апа эштә дә сынатмый, бердәнбер улының өч баласы үскәндә, аларны карарга да булыша, ә бүген ул яратып туя алмаслык алты оныкчыгы өчен кадерле дәү әни дә әле. Әлеге күркәм юбилее уңаеннан Әнисә Мөдәрис кызын район башкарма комитет җитәкчесе Аяз Шафигуллин һәм җирлек башлыгы Рамил Вәлиев исеменнән балалары тәбрик итте.