Хөрмәтле Ютазы муниципаль районы халкы!

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Урыссу - Октябрьский юлының өченче чакрымында Ык елгасы аша "Башнефть"АНК ҖАҖ балансында торган күпер урнашкан. Бүгенге көндә, Ык елгасы аша салынган күпер корылмасының торышын техник тикшерү нигезендә, аның канәгатьләнерлек булмавы ачыкланды. Авыр икътисади вәзгыять һәм коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, күперне ремонтлау соңрак вакытка күчерелде.

Шуңа күрә Ютазы муниципаль районы карары,"Башнефть" АНК ҖАҖ рөхсәте белән, 2020 елның 20 апреленә кадәр, Урыссу бистәсенең "Төзекләндерү" МУП көче белән күпер юлының асфальт катламын ремонтлау турында карар кабул ителгән иде.

Эшләр тәмамлануга бәйле рәвештә, иртәгә, 2020 елның 21 мартында , 9 сәгатьтә, Ык елгасы аша күпер ачылачак.

https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International