Тукай исемендәге җәмгыять матди-техник базасын ныгытуны дәвам итә - тугыз метр киңлектәге авыр кәтүк, 21 метрлы ике рәтле тырма агрегаты сатып алынган. Шушы көннәрдә пресс-җыйгыч-иномарка кайтып җитәргә тиеш, дип сөйли хуҗалык җитәкчесе Рамил Газизуллин. Моңардан да бигрәк тукайлылар язгы-кыр эшләре чорына трактор куәтен тагын да арттырган. Булган К-700 тракторына капиталь ремонт ясаудан тыш, хезмәт коллективы республика программасы буенча зур куәтле трактор юнәтте.
Хуҗалыкның алдынгы җирбагары Рамил Әхмәтҗанов менә шушы яңа “корыч” атка утырып, чәчү кампаниясен башлап җибәргән дә. Аның алдында 200 гектарда терлек азык өчен борчак чәчү бурычы тора. Өр-яңа тракторның заманча камилләшкән чәчү агрегаты белән копмлектлаштырылуы һәм аның көн саен 80 гектарга кадәр мәйданда эш башкарырга сәләтле булуын исәпкә алсак, бу аның өчен өч көнлек эш. Шуңа күрә бүген хуҗалык кырларында сигез берәмлек техника мәшгуль һәм алар, асылда, сабан культуралары өчен туфрак хәзерли.
Чөнки атна ахырында тукайлылар сабан культуралары чәчүне башлаячак.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотосы