Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча:
21 апрельнең 21 сәгатеннән 22 апрельнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 22 апрелендә төнлә һәм көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 15-17 метр, көндез 16-21 метр тизлектә (Казанда көндез секундына 15-20 метр) көчле җил көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, өйдә калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил вакытында урамда калсагыз, киңәш итәбез яшеренергә җир асты кичүләрендә яки йорт подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында ышыкланырга кирәк түгел, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил сындырган ботаклар зур куркыныч тудыра .
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.
6. Югары кат тәрәзәләреннән төшкән пыяла, түбә элементлары хәвеф-хәтәр сәбәбе булырга мөмкин.
7. Барлык тәрәзәләрне ачылмаслык итеп ябарга, тышка төшәргә мөмкин булган предметларны балконнардан һәм лоджияләрдән алып куярга кирәк.
Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк тору зарур.
Хәвеф-хәтәр очрагында, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең «101,112» бердәм чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.