Начар метеорологик күренешләр: көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр (Казанда 15-20 метр), аерым районнарда кыска вакытлы буран; төнлә һәм иртән юлларда бозлавык барлыкка килә (Казанда да).
Болытлы. Кар, юеш кар. Аерым районнарда кыска вакытлы буран. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, 8-13, урыны белән көчәйгәндә 16-21 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -1..- 4˚. Көндез максималь һава температурасы +1..+4˚. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык хасил була.