Ютазылылар белән туры эфирга Ютазы районында Пенсия фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе Илмира Абдуллина чыкты. Белгеч, илдә бара торган катлаулы эпидемиологик вәзгыять кысалараныда, Россия Пенсия фонды буенча РФ Хөкүмәте кабул иткән яңалыклар белән тагын бер кат таныштырды.
Илмира Салават кызы иң башта, инфекция таралу куркынычын киметү өчен, Россия Пенсия фондының клиент хезмәтләрендә кабул итү бары тик алдан язылу һәм шәхси кабинет аша дистанцион рәвештә генә алып барылуына игътибарны җәлеп итте.
Ул ана (гаилә) капиталы белән бәйле түләүләргә җентекле аңлатма бирде.
- Апрель аеннан бала туганнан соң ана капиталына дәүләт сертификаты автомат рәвештә рәсмиләштерелә һәм гаилә акча белән идарә итүгә керешә алачак. Бу эш өчен кирәкле барлык дркументны Пенсия фонды үзе юллап ала, - дип ассызыклады белгеч.
Илмира Абдуллина башка түләүләр, аерым алганда, өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә 5000 сум күләмендәге түләүләргә турында да сөйләде. Ана капиталы күләмен киметми һәм башка социаль ярдәм чараларына хокукны чикләми торган әлеге пособиегә салым салынмый һәм аны билгеләү өчен гаризалар агымдагы елның 1 октябренә кадәр кабул ителәчәк.
Ютазы районында Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәте бүлеге телефоннары - 2-40-15, 2-40-14.
Илмира ГАЛИЕВА