Ютазы районы җирләренең чын хуҗалары

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Мөгаен, Урыссу-Иске Каразирек автоюлыннан узган игътибарлы кешеләр Какылы Күл авылына барганда ике яклатып кала торган кырларның чем кара һәм тигез итеп эшкәртелүен искәрми калмагандыр.

Ниһаять, бу җирләрдә чын хуҗалар барлыкка килде. Әлеге  мәйданнарда быел “Уңыш” һәм Тукай исемендәге җәмгыятьләр авыл хуҗалыгы культуралары үстерәчәк. Уңышлылар үзләренә бүлеп бирелгән 300 гектарның бер өлешендә көнбагыш чәчүне, ә бер өлешен чиста парга калдыруны күздә тота. Тукайлылар исә 310 гектарда тулаем арпа белән бодай чәчүне планлаштыра.

Илмира ГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International