Хатын-кызлар – үзидарәдә

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

21 апрель көнне җирле үзидарә эшчеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр Календарьдагы дата Лилия ГӘРӘЕВА Районыбызда эш-гамәлләре белән танылган, һәр нәрсәдә өлгер, актив тормыш белән яшәгән гүзәл затларыбыз күп. Бүген сүзебез киңкырлы белемгә ия, зур тормыш тәҗрибәсе булган, тырыш һәм җаваплы сәркатипләр Фәйрүзә Әхмәтова һәм Фирүзә Набиева турында булыр.

Үз эшенең остасы

Акбаш авыл җирлегендә сәркатип булып эшләүче Фәйрүзә Рифкат кызы 1962 елда Акбаш авылында дөньяга килә. Туган авылы мәктәбендә сигез сыйныф тәмамлап, ул укуын Октябрьский шәһәрендә дәвам итә. 1980 елда яшь штукатур-маляр хезмәт юлын Октябрьский шәһәрендәге “Туймазынефтестрой” трестында башлый.

Туган якка булган мәхәббәте аны янәдән авылга тартып кайтара. Һәм менә 30 елдан артык ул туган авылына хезмәт итә. 1986 елда ул Ждановский исемендәге совхозда сәркатип-машинист булып эшкә урнаша, ә инде 1993 елдан аны Акбаш авыл советында хакимият башлыгы урынбасары итеп билгелиләр. Һәрьяклап тырыш, төгәл, эшен җиренә җиткереп эшли белә торган ханымны 2006 елдан Акбаш авыл җирлеге башлыгы сәркатибе итеп куялар һәм бүгенге көнгә кадәр ул әлеге вазифада.

- Авылда тормыш, гомумән, шәһәрнекеннән аерылып тора. Монда инде эш көннәре генә түгел, ял-бәйрәмең дә авыл халкы белән бергә уза, мәшәкатьләр белән бәйрәмнәр бергә үрелеп бара. Бетмәс-төкәнмәс эшкә чумган вакытта шәхси мәшәкатьләр бераз читтәрәк калып тора. Әлбәттә, гаиләдә аңлашу, хөрмәт, балаларда тәүфыйк, тәртип булганда гына тыныч күңел белән яшәп, эшкә чын йөрәктән бирелеп була, – дип үзенең эше турында яратып сөйли Фәйрүзә Әхмәтова.

Гаиләсендә бәхетле Фәйрүзә ханым. Бүген аның белән янәшә булган ике баласы - аның төп терәге. Кызганычка, хезмәттә дә, өендә дә юлдаш булган тормыш иптәше Радик ??????? кына бу дөньядан бик иртә китте. Шулай булуга карамастан, Фәйрүзә ханым күңел төшенкелегенә бирелми, күңел биреп эшләвен дәвам итә. Хезмәтен бәяләп, ул 2012 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Район тарафыннан бирелгән мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары да бихисап.

Фикер:

Ләйсән Сөнәгатуллина, Акбаш авыл җирлеге башлыгы:

- Минем җирлек башлыгы булып эшли башлавыма бер ел булды. Шушы бер ел эчендә киңәшчем һәм төп ярдәмчем Фәйрүзә Рифкат кызы. Ул - үз эшенең чын остасы. Барлык кәгазьләре тәртиптә, һәр документны ничек эшләргә кирәк икәнен сорап, хәтта башка җирлекләрдән дә аңа шалтыраталар. Бер кешегә дә юк дигәнен ишеткәнем юк, кулыннан килгәнчә ярдәм итә.

Уңган хуҗабикә

Җирле үзидарә системасында 18 елдан артык эшләүче тагын бер гүзәл зат – ул Бәйрәкәтамак авыл җирлеге сәркатибе Фирүзә Нәбиева. Фирүзә Мөәздәт кызы 1969 елда Яңа Юл бистәсендә туа. Медицина һөнәрен сайлый һәм хезмәт юлын Ильич исемендәге колхозда шәфкать туташы булып башлый. Ул 2000 елга кадәр башта Октябрьский шәһәрендә Туймазы нефть газ табу идарәсендә, соңрак  Урыссу үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. 2006 елдан аны Бәйрәкәтамак авыл советы җирле үзидарәсенә рәис урынбасары итеп билгелиләр. 2006 елдан алып бүгенге көнгә кадәр ул Бәйрәкәтмамак авыл җирлеге сәркатибе.

Хатын-кыз гомер-гомергә гаилә учагын тергезуче, аны саклаучы, балаларга тәрбия бирүче булып тора. Яшен тизлегендә бара торган үзгәртеп корулар чорында күп кенә авыр эшләрне дә алар, ирләр белән беррәттән, үз җилкәләренә ала. Әммә, ничек кенә булмасын, хатын-кыз нәфис зат булып калырга тиеш.

Бүген Фирүзә Нәбиева ике улы өчен яраткан әни, тормыш иптәше Ринат өчен төп терәк һәм таяныч. Җирле үзидарәнең бетмәс-төкәнмәс эшләрен башкарып кайтканнан соң, ул әле өйдә каенанасына умарталар карашырга, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән бакча эшләренә дә җитешә. Тырыш хезмәт нәтиҗәсе буларак, аны 2015 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәхмәт хаты белән бүләклиләр. 2014 елда ул «Муниципаль идарә хезмәтендә иң яхшы эшче» республика бәйгесендә катнашып, рәхмәт хатына ия була.

Фикер:

Зөлфия Әгълиева, район башлыгы урынбасары:

 - Безнең Фирүзә Мөәздәт кызы бөтен эштә дә төгәллек ярата торган кеше. Үзе дә таләпчән, тирә-юньдәгеләрдән дә шуны ук таләп итә. Эштә генә түгел, өйдә дә бар нәрсәгә өлгерә ул. Матурлык ярата. Ә матурлыкка омтылган кешенең тормышы да тәртип белән аерылып тора.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International