Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча:

23 апрельнең 18 сәгатеннән 24 апрельнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 24 апрелендә төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы буран (Казанда көндез) көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Буранда: Буран юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормоз тотудан тыелып калырга кирәк: тукталу кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметү зарур. Тормоз тотканда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт иткән автомобиль йөртүчеләргә сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итү зарур. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренүчәнлектәге жилет кулланырга.

Мөмкин кадәр ерак араларга бармаска тырышыгыз.

Автомобиль йөртүчеләргә:

1. Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәрешле йөрүдән, узып китүләрдән, алга китүләрдән баш тартырга кирәк;

2. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итү зарур;

3. Кинәт тормозга басмака, кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк;

4. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш;

6. Хәрәкәт җанлы урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм төшү урыннарында куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итү.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Урамнарны һәм юлларны аркылы чыгу урыннарында игътибарлы булырга;

2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына аркылы чыгу зарур, шуны истә тотарга кирәк: тиешле дәрәҗәдә күренмәү һәм юл тайгак булу аркасында машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;

3. Транспорт юлы аша узу өчен мөмкин кадәр җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләрен файдалану зарур;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны йөгереп чыкмау таләп ителә;

5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;

6. Югары дәрәҗәдә күренүчән жилетны кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаргыч элементларны беркетергә.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт «101,112» ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" - 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International