2020 елның 25 апреленә һава торышы фаразлары

2020 елның 24 апреле, җомга

Метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтүе

 

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 25 апрелендә иртән, көндез һәм кичен урыны белән көчле җил көтелә: көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр, аерым районнарда 24 метрга кадәр (Казанда 15-17 метр), көчле яңгыр, яшен.

 

Начар метеорологик күренешләр

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 25 апрелендә төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килү көтелә.

Болытлы, төнлә аязучан болытлы. Төнлә урыны белән кар һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем көтелә. Иртән, көндез һәм кичен бераз, уртача, урыны белән көчле яңгыр, урыны белән яшен. Җил көньяк-көнбатыштан, төнлә секундына 6-11 метр, урыны белән 14 метрга кадәр; иртән, көндез һәм кич секундына 13 метр, урыны белән 15-20 метрга кадәр, урыны белән 24 метрга кадәр. Һаваның минималь температурасы төнлә -2. .-4˚. Һаваның максималь температурасы көндез +10..+12˚, урыны белән + 16 градуска кадәр. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык хасил була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International