Бүген Димтамак авылы халкы да агач утырту өмәсен башлап җибәрде. Бюджет оешмалары хезмәткәрләре Димтамак авылы үзәгендә 170 төп нарат утыртты. Әлбәттә, эш барышында алар, санитар-эпидемиологик вәзгыять шартларында, куркынычсызлык таләпләрен дә үтәргә онытмадылар. Кулларына резин перчаткалар кигән һәм йөзләрен битлек белән каплаган хатын-кызлар үзара дистанция калдырырга да онытмады.
- Агач утырту буенча айлык дәвамында мондый өмәләрне Тарлау, Екатериновка, Яссытугай авылларында да оештырачакбыз. Барлыгы бер мең данәгә якын яшь үсентеләр утыртуны күз уңында тотабыз, - дип хәбәр итте Димтамак авыл җирлеге башлыгы Илгиз Сәлямов.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары