Бүген турыдан-туры эфир вакытында район халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Зәрия Рәшитова Россия Федерациясе субъектлары закончалыклары белән билгеләнгән социаль ярдәм акчаларын түләү 2020 елның 1 октябренә кадәр озынайтылуы турында хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, айлык юл акчасы, хезмәт ветераннарына социаль түләү, 16 яшькә кадәрге балаларга айлык пособие, балалар бакчасына ата-аналар взносы өчен өстәмә компенсация, чит кеше ярдәменә мохтаҗ булган 18 яшькә кадәрге инвалид балаларга өстәмә айлык түләү, хроник бөер һәм онкологик авыруларга дәвалану урынына барган өчен юл чыгымнарына компенсация, торак бина һәм коммуналь уңайлыклар өчен субсидия кебек түләү төрләрен башкару озынайтылган.
Югарыда санап узылган социаль түләүләрне алу өчен гариза бирү максаты белән социаль яклау органнарына шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Социаль яклау бүлегенең “кайнар линия” телефоны – 2-79-26.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотосы