Иртәгә Чернобыль атом электростанциясендә һәлакәткә - дөнья тарихының иң фаҗигале даталарының берсенә 34 ел тула.
1986 елның 26 апреленә каршы төндә реактор һәм дүртенче энергоблок бинасында ике көчле шартлау була. Атмосферага бик күп радиоактив матдәләр ташлана. Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә меңләгән кеше катнаша. Алар арасында безнең район гражданнары да була.
Кызганычка каршы, коронавирус инфекциясе аркасында илдә игълан ителгән санитар-эпидемиологик шартларда, бу куркыныч бәла нәтиҗәләрен юк итүдә тормышларын куркыныч астына куеп көрәшкән чернобыльчеләр катнашында митинг оештыру мөмкин түгел.
- Әмма без аларның берсен дә онытмыйбыз һәм онытырга хакыбыз юк. Бүген без имин тормыш өчен үз сәламәтлекләрен, гомерләрен куркыныч астына куйган кешеләрне искә алабыз. Әлбәттә, бу зур батырлык. Бүгенге көндә безнең районда Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә турыдан-туры катнашкан 23 кеше яши. Без вафат булган чернобыльчеләрнең тол хатыннары алдында баш иябез. Халыкара радиация аварияләре һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көнендә сезгә сабырлык, нык сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы телибез, - диде үзенең мөрәҗәгатендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин.
Халыкара радиацион аварияләр һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көне уңаеннан Чернобыль атом электростанциясе корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янына тере чәчәкләр ятты.