Бу көннәрдәге яңгырлар авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре плннарына үзгәрешләр кертте. Кыр эшләрен туктатып торырга мәҗбүр булдылар. Әмма табигать чытыклыкларына карамастан, Татарстанда чәчү эшләре дәвам итә. Республика аграрийлары аяз көннәрнең бер сәгатен дә бушка уздырмаска тырышалар.
Бүгенгә көзге культуралар 481,3 мең га мәйданда, ягъни 99%ы тукландырылган, күпьеллык үләннәр – 394,4 мең га, ягъни 81 %. Быел барысы көзге бөртекле 486,7 мең га мәйданда тукландырырга кирәк, күпьеллык үләннәрне – 484,1 мең га.
Көзге культураларны тырмалау 266,3 мең га мәйданда башкарылган (планнан 68%), күпьеллык үләннәр – 448,5 мең (93%), туңга сөйргән һәм пар җирләре – 1405,6 мең га (66%) мәйданда.
Сабан культуралары барлык мәйданның 11%ында яисә 195,1 мең га мәйданда чәчелгән. Чагыштыру өчен, узган елның шушы көненә – 300,2 мең га. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләренә караганда, бүгенге көнгә арпа чәчү әзрәк артыграк процент белән бара, ул 123,9 га чәчелгән, ягъни 28%. Арпа чәчү күрсәткечләре зуррак булган районнар арасында: Зәй районында – 15500 га арпа, Буа районында – 9600 га, Азнакай районында – 7700 га, Сарман районында – 7400 га, Актаныш районында – 7300 га, Нурлат районында – 7200 га.
Бодай 12,5 мең га (планнан 3%) мәйданда чәчелгән – Актаныш, Әлмәт, Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Спас, Чистай һәм Ютазы районнарында.
Солы 12,2 мең га мәйданда (12,2%) чәчелгән.
Гомумән алганда, чәчү 195,1 мең га мәйданда башкарылган, ә барысы 1796,5 млн га мәйданда чәчү эшләрен бшкарырга кирәк булачак.