Метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтүе
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 28 апрелендә көндез һәм кич урыны белән көчле җил көтелә: көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә, аерым районнарда 24 метрга кадәр, көчле яңгыр, яшен. Казанда көндез һәм кич белән 2020 елның 28 апрелендә көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исүче көчле җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Начар метеорологик күренешләр:
Көннең икенче яртысында һәм кич белән 2020 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгыр һәм көньяк-көнчыгыштан, көньяктан исүче җилнең секундына 16-21 метрга кадәр кыска вакытлы көчәюе көтелә.
2020 елның 27 апрелендә 19 сәгатьтән 28 апрельнең 18 сәгатенә кадәр
Аязучан болытлы һава. Төнлә бераз яңгыр, урыны белән томан. Көндез яңгыр, урыны белән яшен. Җил көньяк-көнбатыштан, көндез төньяк-көнбатышка таба күчә, секундына 7-12 метр, көндез һәм кич белән секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән 24 метрга кадәр, төнлә минималь һава температурасы + 3..+7˚. Көндез максималь һава температурасы +12..+17˚.