Ютазы районы ветераннары: күзләрендә – шатлык яше, күкрәкләрендә - медаль

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышы ветераннары Бөек Җиңүнең юбилейлы датасы уңаеннан Татарстан Республикасы һәм Ютазы район җитәкчелегеннән бүләкләр кабул итә башлады.

Мөхтәрәмә Хәертдин кызы Хәертдинова 1943 елның гыйнварында совет армиясе сафларына чакыртыла. Ул дүртенче Украина фронтының танкка каршы артиллериясендә санинструктор булып хезмәт итә. Безнең якташыбыз Украина җирләрендә барган сугышларның берсендә әсир була. Дошман коллыгыннан 1945 елның сентябрендә генә азат ителә.

Урыссу бистәсендә яшәүче ветеран Мөкәтдис Гали улы Нәфыйков җиде ел гомерен туган ил тынычлыгы хакына багышлаган Ватан улы. 1944 елда Кызыл армия сафларына чакыртылган Мөкәтдис ага укчылар дивизиясендә хәрби шөгыльләр уза, диңгез флотында хезмәт итә.

1944 елда ефрейтор Хөснулла Галимуллин рус-япон сугышында артиллерист булып хезмәт итә. Әлеге көрәш юлының һәр мизгеле чал чәчле ветеран хәтерендә бүгенгедәй саклана. Күкрәген икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены бизәүче якташыбыз күңелендә аңа күрсәтелгән кадер-хөрмәт – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашулар, илнең данлыклы урыннарына су юлы буенча сәяхәт кылулар һәм башкалар җылы хатирә булып саклана.

Ветераннар Бөек Җиңүнең 75 еллыгы медале белән бүләкләнде. Аларга район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин изге теләкләр белән бергә ихлас рәхмәт сүзләрен дә җиткерде.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International