Бүген Урыссуның «Яңарыш» паркында агачлар утырттылар

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Урыссуның «Яңарыш» паркында агачлар утырттылар.

Бу изге эштә Ютазы районы Башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин, аның беренче урынбасары Светлана Самонина, район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре, депутатлар, торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре катнашты.

- Бүген без бу территориядә 50 юкә һәм 50 миләш агачлары утыртабыз. Атнаны игелекле эшләрдән башладык. Мондый чаралар районның барлык авылларында да уза. Изге Рамазан аенда утыртылган агачлар һичшиксез үсәр дип уйлыйбыз. Агач утыртуда теләгән һәркем катнаша ала, - дип сөйләде безгә Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Равил Шәрипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International