Акбаш авылында һәйкәл яңартыла

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Акбаш авылында һәйкәлне ремонтлау эшенә март азагында ук керешкәннәр.

- Әлеге изге эштә спонсорыбыз Нәсим Зиннуров трактор һәм такта белән ярдәм кулы сузган булса, авылыбыз депутатлары Радик Гайнетдинов, Сәгадәтулла Төхбәтуллин һәм күмәк-фермерлык хуҗалыклары җитәкчеләре Әнәс Тимербаев, Ленар Кәлимуллин акчалата ярдәм кулы суздылар. Ремонт эшен дә үз көчебез белән башкарабыз. Авылдашларыбыз Фәнил Нурсаетов, Азат Камаев, Рөстәм Шангараев, Динар Зиннуров, Ринат Фәррахов, Рим Галимов, Альбина Батырова, Миннегөл Гулакованың эшләре бәяләп бетергесез, - дип чын күңеленнән сөенеп хәбәр итте Акбаш авылы җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Сөнәгатуллина.

Батырлар даны мәңгелек. Хәтер яшәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International