Май аенда татарстанлыларга пенсия түләү һәм илтеп җиткерү графигы үзгәрәчәк

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

«Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе - «Россия почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы пенсияләрне вакытыннан алда түләүне түбәндәге көннәрдә башкарачак: 2-нче майда - 3-5-нче майда пенсия алучылар графигы буенча (почта элемтәсе бүлекчәләренең эш режимында); 7-8-нче майда - 9-нчы майда пенсия алучылар графигы буенча (почта элемтәсе бүлекчәләренең эш режимында). Башка көннәрдә пенсияләрне түләү, Татарстан почта бүлекчәләренең эш режимын исәпкә алып, билгеләнгән график буенча башкарылачак.

Кредит учреждениеләре аша пенсияләр һәм башка социаль пособиеләр түләү элек билгеләнгән график буенча башкарылачак, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте.

Пенсияләрне почта бүлекчәләре аша күчерү мәсьәләләре буенча почта хезмәткәренә яки почта элемтәсе бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә, адреска хезмәт күрсәтүче почта элемтәсе бүлегенә, яки Россия почтасының кайнар линиясенә +7(800)100-00-00 телефон номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International