«Төзекләндерү» предприятиесе хезмәткәрләре кичә Иске Урыссу-Кече Урыссу торак пунктларын тоташтыручы автоюлда эшләде. Юл төзүчеләр бригадасы кышкы чордан соң тузган юл өлешләренә асфальт түшәделәр.
Агымдагы елда юлчылар алдында, юл-урам челтәрен ремонтлау программасын тормышка ашыру кысаларында, юлларга 15 миллион сумлык асфальт салу бурычы тора.
- Хәзерге вакытта муниципаль район заводы эшли башлады һәм бөтен юллар ремонтын без Ютазы асфальты белән башкарабыз, - дип хәбәр итте “Төзекләндерү” МУП директоры Илшат Камалдинов.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары