Начар метеорологик күренешләр:
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 29 апрелендә төнлә һәм көндез урыны белән секундына15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә (Казанда секундына 15-17 метр). Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр, аерым районнарда юеш кар, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба секундына 7-12 метр тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы -1..+ 4˚, максималь һава температурасы көндез +9..+13˚. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.