Беренче план-схемалар проектның рәсми сайтында урнаштырылган. Фикер алышулар онлайн режимда узачак.
Үз фикереңне өйдән чыкмыйча гына, программаның рәсми сайтында яки 8 (800) 27-5-2020 телефоны буенча белдерергә мөмкин булачак.
Беренче план-схемалар dvor.tatar сайтында урнаштырылган. Яңартылган сайт халыкка кире элемтә калдыру һәм үз ишегалларын төзекләндерү турындагы фикерләре белән уртаклашу мөмкинлеге бирә.
Үзизоляцияләү режимы шартларында халыкның тәкъдимнәре онлайн dvor. tatar программасы порталында кабул ителәчәк. Шулай ук «Безнең ишегалды» («Наш двор» программасының бердәм кайнар линия номеры буенча - 8 (800) 27-5-2020.
План-схемалар һәр кешенең проектлаучылар эше нәтиҗәләрен күрү һәм шәрехләү мөмкинлеге булсын өчен сайтта бастырыла.
Кадерле райондашлар, сез үзегезнең ишегалдыгызда ниләр үзгәртергә теләр идегез?