Урыссу кибетләрендә чиста, әмма саклану чаралары тиешле дәрәҗәдә күрелми

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Кичә (28 апрель) Роспотребнадзор вәкиле полиция, Башкарма комитетның территориаль бүлеге хезмәткәрләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре белән берлектә бистәдәге кибетләргә рейд үткәрделәр.

Барлыгы җиде кибет тикшерелде, ике сатучыга һәм биш гражданга карата индивидуаль саклану чараларын кулланмаган өчен кисәтү чыгарылды.

"Сәүдә оешмаларында профилактика һәм дезинфекция чаралары үткәрү турында" 2020 елның 23 апрелендәге Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсенең күрсәтмә хаты белән "Роспотребнадзор" ның Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары буенча территориаль бүлегенең беренче разрядлы өлкән белгече Гөлүсә Вафина таныштырды.

Урыссу урамында урнашкан "Моя семья" кибете янындагы "Магнит" та кеше күп иде. Әйе, күпчелек гражданнарның битлекләре, кайберләренең хәтта перчаткалары бар иде. Ә менә чиратта барысы да кешеләр арасында 1,5 метр араны саклау кагыйдәсен бозды. Шул исәптән кассирларның берсе битлек һәм перчаткадан башка чыккан. Аңа кисәтү ясалды. Урыссу ур., 19 адресы буенча урнашкан "Пятерочка" кибетендә эшләүче сатучыларның берсенә карата да шундый ук кисәтү ясалды.

"Акчәчәк", "Юлдаш" кибетләрендә һәм башка "Магнит"ларда, "Пятерочка"да - тәртип, чисталык, сатучыларның үзләрен саклау режимы үтәлә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International