Акбаш авылыннан Мөхәммәтнур ага Кәниевка – юбилей медале

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәтнур Салих улы Кәниевка Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Хөкүмәт һәм район хакимияте бүләкләрен тапшырды.

Баулы районының Мортаза авылында туган. Бөек Ватан сугышы башлануга ул җиде сыйныфны тәмамлый һәм колхозда эшли башлый.

1944 елда егет хәрби хезмәткә чакыртыла һәм Ватанның көнчыгыш чикләрен саклауга җибәрелә. Мөхәммәтнур Салих улы разведкада хезмәт итә, Манчжурияне азат итә. Сугыштан соң кече командирлар составын әзерләү курсларын тәмамлый һәм тагын җиде ел Ерак Көнчыгышта хезмәт итә.

Туган якларына кайткач, Акбаш авылында элемтәче булып эшли. Олыгайса да, ул умарта тота, бакчачылык белән шөгыльләнә.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International