Ютазы волонтерлары һәрвакыт уяу

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Урыссу бистәсендә яшәүче 78 пенсионер Полина Железкова, үз-үзеңне изоляцияләү шартларында, Ютазы районы волонтерларына беренче тапкыр гына мөрәҗәгать итми.

Кичә район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы урынбасары Марина Бурыкина өлкән яшьтәге кеше үтенече буенча дарулар һәм продукция сатып алды һәм йортына илтеп тапшырды. Үзе өлкән яшьтә булуына карамастан, тәрбиясендә авыру баласы да булган Полина Арсентьевна волонтерларга өченче тапкыр мөрәҗәгать итүен һәм алар күрсәтә торган хезмәттән бик канәгать булын белдерде.

Ютазы районы волонтерларына карантин игълан ителгән вакыттан башлап иллегә якын мөрәҗәгать кергән. Өлкән яшьтәге гражданнар, асылда, азык-төлек һәм дару препаратлары белән тәэмин итүдә ярдәм сорый.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International