“Күчтәнәч” тапшыруы алып баручы якташыбыз Зәйтүн Яркәев бөтен татарстанлыларга күтәренке кәеф бүләк итә

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Яңа Гасыр телерадиокомпаниясендә менә инде күп еллар балалар өчен “Күчтәнәч” тапшыруы эшләп килә.

Без барыбыз да балачак иленнән. Бала чакта алган тәэсирләр безне гомеребез буе озата бара. Шуңа күрә аның матур мизгелләргә бай булуы мөһим. Исегездәдер, без кечкенә чакта телеэкраннардан яратып “Әлли-бәлли бәү” тапшыруын карый идек. Ә инде безнең балалар хәзер үз итеп карый торган “Күчтәнәч” тапшыруын алып баручы Дәү әти – Зәйтүн Яркәевның безнең якташыбыз булуын газета укучыларыбызның барысы да белә микән?

- Зәйтүн абый, сез Мирфатыйх Зәкиев, Фәһимә Хисамова кебек күренекле галимнәребез туган Кәрәкәшле авылыннан. Газета укучыларыбызны үзегез белән якыннанрак таныштырып китегез әле?

- Рәхмәт, шулай олы шәхесләребезне искә төшереп, минем

Кәрәкәшле авылы кешесе булуымны Ютазы районы халкына тәкъдим иткәнегез өчен. Мин гади колхозчылар – Ләбиб Яркәев һәм Асия Фатыйховаларның уллары булам. Шушы авылда 1955 елның 13  июнендә туганмын. Мин гаиләдә иң өлкән бала, миннән кала тагын әле сеңелләрем Фәүзия, Гөлүсә, энем Зөфәр бар. Бүгенге көндә барыбыз да исән-сау гомер кичерәбез.

- Балачак, мәктәп еллары... Әлеге татлы чорга әйләнеп кайтасы

килгән мизгелләр буламы?

- Минем балачак еллары да, һәр авыл баласыныкы кебек, күңелле итеп эштә узды дисәм, һич ялгыш булмас. Чөгендер кәтмәнләү, су  ташу, утыртудан алып, көзен базга салганчыга кадәр бәрәңге үстерү. Печән, утын әзерләү безнең якларда бигрәк кыен иде. Кырыгар чакрым ераклыкта урнашкан Бөгелмә, Азнакай урманнарына кадәр бара идек. Бөтен эш кул көче белән башкарыла: сәнәк-көрәк, балта-пычкы, кәтмән – авыл баласы бар эшне дә белергә тиеш.

Балачак мизгелләрен кире кайтарасы килгән чаклар була, ләкин бу берничек тә мөмкин түгел, чөнки без бер генә тапкыр яшибез. Нишлисең, кайбер буыннарга безнекеннән дә авырырак заманнарда яшәргә туры килгән. Түзгәннәр, тормыш алып барганнар, бала үстергәннәр. Шулай булмаса, унышар буын нәселне без белә алыр идекме соң?!

- Авылдан чыгып киткәндә сезгә ничә яшь иде?  Тормыш сукмагы сезне кай тарафка юнәлдерде? 

- Урта мәктәпне 1972 елда тәмамлап, Уфа-Казан поезды белән Казан  каласына юл тотканда мин 17 яшьлек егет идем. Нишләптер, мәктәптә укыганда ук артист һөнәренә өстенлек бирә идем һәм шул юлдан китәргә карар кылдым. Әни-әти каршы булмады. “Колхоз эшен беләсең, авыр, без пәһлевән нәселдән түгел, үзеңә бераз кулайрак  эш булсын”, - диде алар.

Театр училещесына укырга кердем. Әмма туган илебез алдындагы бурычны үтәү өчен училищены Германиядә хезмәт итеп кайтканнан соң гына тәмамладым. Һәм Минзәлә театрына артист булып билгеләндем.

- Дәү әни, ягъни Әлфинур апа белән ничек таныштыгыз? Гаиләгез турында да сөйләп китегез әле?

- Армиядән кайткач укуымны дәвам иттем дип әйттем бит, менә шул елны булачак хатыным Әлфинур укый торган курста укый башладым.  Бергә укып бетереп, Кәрәкәшледә туй ясап, икәүләшеп Минзәлә  театрына эшкә киттек. Анда игезәк балаларыбыз: Эльнар һәм  Гөлчәчәк туды. Бераздан соң театр эшен калдырырга туры килде, Казан шәһәренә килеп төпләндек. Балаларның хәзер үз гаиләләре бар. Эльнар улым белән Чулпан киленебезнең Ирхан исемле уллары, Айлин исемле кызлары, Гөлчәчәк кызым белән Ленар киявебезнең Иркә һәм Мәликә исемле кызлары үсеп килә.

- Сез 15 елдан артык “Татарстан – Яңа гасыр” каналында балалар иң яратып карый торган “Күчтәнәч” тапшыруын алып барасыз. Ни өчен нәкъ менә “Күчтәнәч”?

-  Казанда, балалар аякка басканчы, заводларда эшләдек. Сәнгать өлкәсе барыбер үзенекен итә. Хәзерге Кариев исемендәге  яшьләр театрының беренче нигез салучы артистлары да без булдык. Аннары телевидениегә килеп эләктек, анда барлык баскычларны үтеп, бүгенге көндә режиссерлар булдык. Ә бит артист һөнәре күңелгә гел тынгы бирми - уйныйсы килә. Безне телеспектакльләрдә катнаштырдылар. Балалар өчен “Әлли-бәлли бәү” тапшыруында да үзебез режиссер, үзебез артист булып эшләдек. Тора-бара безнең телевидение икегә бүленде. Мин “Татарстан” каналында,  Әлфинур апагыз “Болгар” радиосында режиссер булып, эшебезне дәвам иттек. “Күчтәнәч” тапшыруында Әлфинур - Дәү әни, ә танылган театр артистыбыз Шәүкәт Биктимеров Дәү әти булып уйнадылар. Бераздан соң Шәүкәт абый: “Мин олыгайдым инде. Әлфинур белән сез бер гаилә кешеләре, бергә-бергә җиңелрәк булыр”, - дип эшен калдырды. Менә шулай күндерделәр мине.

- “Күчтәнәч” тапшыруына балалар махсус алдан сайлап алынамы? Тапшыруны әзерләү өчен күп көч таләп ителәме?

- Баштагы мәлләрдә тапшыруга балаларны алдан сайлап ала идек, хәзер форматы бераз үзгәрде. Чөнки һәр баланың катнашасы, тапшыруда төшәсе килә, бу - табигый хәл. Хәзер талантлы малайлар һәм кызлар өчен башка тапшырулар да бар. Балалар өчен “Шаян” яңа телеканал эшли башлады. Бәйгеләр бик күп. Һәр эшнең үз кыенлыклары булган кебек, уйланмыйча, бәхәсләшмичә генә тапшыру эшләп  булмый. Эшеңне яратсаң, һәр авырлыкны да үтәсең!

- Телеэкраннар аша безгә таныш булган Дәү әти тормыштагы Зәйтүн бабайдан аерыламы? 

- Экрандагы Дәү әти тормыштагыдан бер дә аерылмый дисәк, дөрес булыр. Чөнки безнең дә оныклар күп, Ходайга шөкер! Алар белән шаярып та, житди дә сөйләшеп  була, аңлыйлар, юмор хисле балалар. Бакчабыз бар, балаларны тырыш, эшчән итеп үстерәбез, бергәләп җиләк-җимеш, яшелчә үстерәбез.

- Бүген балалар татар телен онытып бара. Чын татар гаиләләре дә русча сөйләшергә тырыша. Бу турыда сез нәрсә уйлыйсыз? Оныкларыгызга нинди тәрбия бирәсез?

- Без - татар гаиләсе. Өйдә дә балалар-оныклар белән татарча  сөйләшәбез. Олы оныгыбыз Иркә икенче татар гимназиясендә белем ала,  бию түгәрәгенә йөри, музыка белән шөгыльләнә, Мәликә кызым  татар балалар бакчасына йөри. Улыбызның тормыш иптәше Чулпан  күренекле артистыбыз Айдар Фәйзрахмановның кызы икәнен дә искә  алсак, аларның уллары Ирхан яшь барабанчы, кечкенә кызыбыз Айлин да бик талантлы булырга охшый. Шуңа күрә, син татар икәнсең, татарлыгың бер кайчан да югалмасын, ә башка телләрне белү зыян  итми.

- Туган якларыгызга, төп нигезгә еш кайтасызмы? Ютазы районы халкына әйтәсе килгән сүзләрегез бармы?

- Район Казаннан бик ерак шул - 450 чакрым араны узып, бик  еш кайтып булмый, әмма кайтырга тырышырга кирәк. Әти-әни исән булмаса да, зиратка барып килү өчен булса да кайтырга тырышабыз. Бу - балаларны да тәрбияләүнең бер шарты. Төп нигездә башка кешеләр тора, чөнки әти-әни вафат  булганда, балаларның барысы да төрле якка таралышып, үз тормышларын булдырганнар иде. Ә  районыбыз халкы һәрвакыт шулай тырыш, эшчән, дус халык булып гомер итсен, районыбыз даны әле күп еллар еракларга таралсын иде.

Лилия ГӘРӘЕВА әңгәмәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International