Урыссу автомобильчеләре үзизоляцияләүне бозмаска тырыша

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Азнакай - Ютазы-М5 автоюлының 36 километрында полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелде.

Автомобиль юлының әлеге участогы транспорт чараларының югары дәрәҗәдә хәрәкәт итүе белән характерлана, чөнки юл Азнакай районын һәм Башкортостан Республикасын тоташтыра. Рейдның максаты - юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларга юл куймау, эзләнүдә булган затларны ачыклау.

Үзизоляцияләү белән бәйле, элек үткәрелгән рейдларның күрсәткечләре белән чагыштырганда, транспорт агымының ике тапкырга кимүен билгеләп үтәргә кирәк. 32 машина тикшерелде. Дүрт юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды. Ике машина йөртүче пычрак дәүләт номерлары булган (укып булмый) транспорт чарасы белән идарә иткән, бер граждан үзе янында машина йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утырган, «онытучанлык» өчен штраф 500 сум тәшкил итте. Автомобиль хуҗаларының автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү полисы булмаган транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланды.

Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар, әгәр йөртүченең исерек хәлдә, яки транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш йөрүенә шаһит булсагыз, бу мәгълүматны 2-66-02 телефоны буенча Ютазы районы эчке эшләр бүлегенең дежур частенә хәбәр итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International