29 апрель көнне Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия, опека һәм попечительлек секторы, социаль яклау бүлеге һәм Әбсәләм төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры урынбасары белән берлектә, 6 гаиләдә булдылар. Аларның икесенә хәйрия ярдәме төрендә азык-төлек җыелмасы, урын-җир әйберләре һәм савыт-саба тапшырылды.
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең җаваплы секретаре А.А. Саматова әзерләде.