Ютазылыларны күңел төшенкелеге бирелмәскә чакырдылар

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Кызганычка, быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында “Үлемсез полк” акциясе дә онлайн режимда узачак.

Бу хакта турыдан-туры эфир вакытында хәбәр иткән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов ютазылыларны әлеге һәм башка төрле, әйтик, “Георгий тасмасы” һәм “Сугыш йөзе хатын-кыз түгел” акцияләрендә дә актив катнашырга чакырды.

Сергей Александрович, коронавирус пандемиясе шартларында бара торган үз-үзеңне изоляция чорында районның мәгариф, мәдният һәм яшьләр сәясәте бүлекләрендә дистанцион һәм онлайн режимда алып барыла торган чаралар турында сөйләде. Алар – ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган концертлар, декоратив-кулланма сәнгате осталарыннан мастер-класслар, видео дәресләр һәм открыткалар, слайд-тәкъдирләр...

- Әлеге чаралар барысы да үз-үзеңне изоляция чорында кешеләрне мөмкин кадәр өйләрдә калдыру максатында, алар күңел төшенкелегенә бирелмәсен һәм вакытны кызыклы да, файдалы да итеп уздырсын өчен гамәлгә ашырыла, - дип чыгышын тәмамлады Сергей Рузанов.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International