Ютазы авылы ветераны Камил ага Кашапов бүләкләр кабул итте

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

 

Ютазы авылында гомер итүче 99 яшьлек Бөек Ватан сугышы катнашучысы Камил Моталлап улы Кашаповка бүген Татарстан һәм Ютазы районы җитәкчелеге исеменнән бәйрәм бүләкләре тапшырылды.

Азнакай районы Кәкре-Елга авылында туган Камил Кашапов Кызыл армия сафларына 1940 елның 3 октябрендә чакыртыла. 1941 елда диверсия группасында хәрби хәзерлек уза. 1942 елның сентябренә кадәр 129-нчы һава-десант батальонында укчы, десантчы, пулеметчы булып хезмәт итә. 141-нче артиллерия бригадасы составында Калинин, Великие Луки, Таллин, Ржев шәһәрләрен, Курляндск ярымутравын азат итә.

Бөек Җиңү белән туган якларына әйләнеп кайткан совет солдаты Ютазы элеваторында, автотранспорт хуҗалыгында, район кулланучылар берләшмәсендә эшли. Ул - өч бала атасы.

Бөек Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен” һәм күп санлы юбилей медальләре белән билгеләнгән Камил Моталлап улы - Татарстан Республикасының яшьтәше. Аңа тиздән, Ходай язса, 100 яшь тулачак.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International