Урыссу бистәсе урамнары чатларында яңа күрсәткечләр урнаштырылды

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Район үзәгендә яшәүчеләр игътибар итми калмагандыр, күптән түгел Урыссу бистәсе урамнары чатларында урам исемнәре күрсәтелгән юл күрсәткечләре пәйда булды.

Урам исемнәре язылган зәвыклы, иң мөһиме ике телдә булган мондый билгеләр бистәнең 17 чатында куелган. Хәзер инде районда яшәүчеләргә һәм кунакка килүчеләргә теге яисә бу урамны табу бернинди дә кыенлак тудырмас.

Лилия ГӘРӘЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International