Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме - 1 Май белән котлыйм!
Беренче Май – һәркем, илебез байлыгын арттырып, үз өлешен керткән бәйрәм. Өлкән буын өчен 1 Май элеккечә үк пролетар бердәмлекне гәүдәләндерсә, яшьләр өчен - табигать уяну һәм яңа омтылышлар чоры. Хәтта бөтен дөньяны колачлаган коронавирус пандемиясе дә кәефләребезне какшата алмый, һәм мин бу авырлыкны бергәләп җиңүебезгә ышанам. Беренче май бүген дә хезмәт ияләре теләктәшлеге һәм бердәмлек бәйрәме булып тора. Без аны лаеклы хезмәт белән каршы алабыз: механизаторлар басуга чыктылар, төзүчеләр социаль-көнкүреш объектларында эшләрен дәвам итә, авылларда агачлар утырту буенча өмәләр дәвам итә.
Башкарма комитет җитәкчесе А. Ә. Шафигуллин