Ютазы районында «Ярдэм янэшэ! Помощь рядом!» волонтерлар хәрәкәте гамәлдә - барлыгы 223 гаилә азык-төлек җыелмалары алачак

2020 елның 1 мае, җомга

1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме көнендә, Ютазы районында аз тәэмин ителгән 98 ялгыз яшәүче пенсионер һәм 125 гаиләдән сигез яшьтән өлкәнрәк 190 бала гуманитар ярдәм ала башлады. Бу сәгатьләрдә район волонтерлары өйдән-өйгә йөреп, азык-төлек җыелмалары өләшә.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирус инфекциясе аркасында авыр тормыш хәлендә калган республиканың 55 мең гаиләсенә азык-төлек җыелмалары өләшү турында карар кабул итте. Проектның финанс ягын “Ак Барс” банкы башкара. Әлеге «Ярдэм янэшэ! Помощь рядом!» дип аталган проект күпсанлы волонтерларны, зур предприятиеләр җитәкчеләрен, эшмәкәрләрне, хәйриячеләрне һәм битараф булмаган кешеләрне берләштерде.

- Бүген безнең районга Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән гуманитар ярдәм килде. Азык - төлек җыелмалары алачак гражданнарның төп категорияләре - аз керемле пенсионерлар, 65 яшьтән өлкәнрәкләр, аеруча коронавирус пандемиясе аркасында икътисадый зыян күргән шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләрнең балалары, күп балалы, опекун һәм социаль имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче сигез яшьтән өлкәнрәк булган балалар, - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Светлана Самонина.

Урыссулы Гөлнара Харисова - үзмәшгуль зат, бер бала тәрбияли. Әмма, үз изоляцияләү аркасында, хәзерге вакытта аның бизнесы зыян күрә. Дөресен генә әйткәндә, республика Хөкүмәтеннән аның өчен матди ярдәмнең бу төре көтелмәгән сюрприз булган һәм ул шатлыгын яшерә алмады. "Чыннан да, бүгенге көндә бу безнең өчен реаль ярдәм. Хөкүмәткә, волонтерларга зур рәхмәт", - диде ул.

ТР Хөкүмәте инициативасы белән оештырылган гуманитар ярдәмнең әлеге төре тагын өч тапкыр биреләчәк. Азык-төлек җыелмалары ярма, макарон, көнбагыш мае, консервлар, чәй, шикәр һәм тәм-томнардан тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International