Ютазы районында торак алу өчен сертификат тапшырылды

2020 елның 5 мае, сишәмбе

Район Советының утырышлар залында Урыссу поселогында яшәүче гаиләгә торак алу өчен сертификат тапшырылды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин кулыннан «Россия Федерациясе гражданнарын һәркем алырлык һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» Россия Федерациясе дәүләт программасының «Гражданнарга торак алуга һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә дәүләт ярдәме күрсәтү» ведомство максатчан программасы кысаларында торак алу өчен сертификат урыссулы Альбина Вәлиевага тапшырылды. Альбинаның гаиләсе биш кешедән тора, бүгенге көндә ул Урыссудагы 3 санлы балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшли.

- Без программада катнашу өчен өч ел элек гариза биргән һәм чиратка баскан идек. Һәм менә күптән түгел, көтмәгәндә, бәхет елмайды. Без бик шат. Гаиләбез зур, ирем һәм өч балабыз бик сөенде, - дип тәэссоратларын уртаклашты сертификат иясе Альбина Вәлиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International