Урыссу ишек аллары төзекләндерелә

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Урыссу бистәсенең Шамкин урамындагы 53 санлы йорт ишек алдында бүген өмә узды.

“Идарәче компания” җәмгыяте хезмәткәрләре һәм әлеге күп фатирлы йортта яшәүче кешеләр йорт алды территориясендә тәртип урнаштырды. Алар бергәләп бакча коймаларының һәм эскәмияләрнең буяуларын яңартты, бордюрларны акшарлады. Һәм, иң мөһиме, алар ишек алдында яшь үсентеләр утыртты.

Илмира ГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International