Бөек Ватан сугышы фронтларында Ютазы районы халкы да көрәшкән

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Райондашларыбызның яртысыннан артыгы сугыш кырларында ятып калган.

Әбсәләм авыл җирлегеннән 131 кеше киткән, 76 кеше һәлак булган;

Акбаш авыл җирлегеннән 436 кеше киткән, 124 кеше һәлак булган;

Бәйрәкә авыл җирлегеннән 587 кеше киткән, 288е һәлак булган;

Бәйрәкәтамак авыл җирлегеннән 271 кеше киткән, 180 кеше һәлак булган;

Димтамак авыл җирлегеннән 329 кеше киткән, 204 кеше һәлак булган;

Кәрәкәшле авыл җирлегеннән 782 кеше киткән, 480 кеше һәлак булган;

Иске Каразирек авыл җирлегеннән 354 кеше киткән, 195е һәлак булган;

Ташкичү авыл җирлегеннән 360 кеше киткән, 148е һәлак булган;

Урыссу авыл җирлегеннән 480 кеше киткән, 233 кеше һәлак булган;

Ютазы авыл җирлегеннән 416 кеше киткән, 287 кеше һәлак булган.

Җиңү биниһая зур сынаулар һәм корбаннар аша килгән һәм без, яшь буын, алга таба Бөек Ватан сугышы дип аталган алышта катнашучыларны хөрмәт итәргә һәм һәлак булучыларның исемнәрен онытмаска тиеш.

ХӘТЕРЛИБЕЗ! ГОРУРЛАНАБЫЗ!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International