РФ Конституциясенең 38 статьясындагы 2 өлеше нигезендә Балалар турында кайгырту ата-аналар яки аларны балигъ булганга кадәр алыштыручы затларның бурычы булып тора.
Бу үз эченә «Ата-аналарның тәрбия өчен җаваплылыгы» төшенчәсен ала.
1. Балаларны тәрбияләү. Биредә ата-аналарның балаларның үз-үзләрен тотышы өчен җаваплылыгын аерым билгеләп үтәргә кирәк, чөнки аларның үз балаларын ничек тәрбияләүләре киләчәктә аларның үз-үзләрен тотышында чагылыш табачак.
2. Балаларның физик, психик, әхлакый һәм рухи үсеше турында кайгырту. Ата-аналар балалар өчен җаваплы, һәм алар балаларга гомуми белем алуда булышырга тиеш. Һәр бала уку йортына йөрергә тиеш.
3.Балалар мәнфәгатьләрен яклау. Ата-аналар балигъ балаларының законлы вәкилләре булып тору сәбәпле, алар балаларының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен юридик һәм физик затларга карата якларга тиешләр.
4.Куркынычсызлыкны тәэмин итү. Ата-аналарның балалар куркынычсызлыгы өчен җаваплылыгын киметүче юк, димәк, ата-аналар балаларының психик, физик һәм әхлакый сәламәтлегенә зыян китерергә хокуклы түгел.
5. Балаларны балигъ булганчы карап тәрбияләү. Ата-аналар баланы балигъ яшенә җиткәнче мөстәкыйль яшәргә мәҗбүр итәргә хокуклы түгел.
Бала хокуклары турында конвенциядә ата-аналар баланы тәрбияләү һәм үсеше өчен төп җаваплылык тоталар, ата-аналарның төп кайгыртучанлыгы аның иң яхшы мәнфәгатьләре булырга тиеш, дип игълан ителде.
"Россия Федерациясендә мәгариф турында" 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон: 43 статья. "Укучыларның бурычлары һәм җаваплылыгы», 44 статья. "Балигъ булмаган балаларның ата-аналарын (законлы вәкилләрен) белем бирү өлкәсендә хокук, бурычлары һәм җаваплылык».
ЮМРның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясе баш белгече Саматова А.А.